Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Башкортстанда танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады
Мулла Габдулла Галиев-Батырша 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында танылган шәхес Габдулла Галиев-Батырша музеен карады.
- Мулла Габдулла Галиев-Батырша 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, Габулла Галиев Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа. Тайсуган һәм ул вакытта Казан өязенә кергән Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744-45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы булып тора.
Балтач районының Иске Балтач авылында урнашкан музейда Габдулла Галиев-Батыршаның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче экспонатлар урын алган
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз