Ләйсән Сафина: "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә артык күп бала кабул итә алмыйбыз

“Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе фикеренчә, барысы да финанслауга барып тоташа.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2-8 ноябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә үтәчәк Татар балалар лидеры мәктәбенә быел 60 бала киләчәк. Бу узган елларга караганда шактыйга ким. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина әйтте.

“Узган ел “мәктәп”кә 100 бала килгән булса, кызганыч, быел 60тан артыгракны кабул итә алмыйбыз. Барысы да финанслауга бәйле. Әлеге проектка 350-400 мең сум акча бүленә. Шуннан да артыграк түгел. Аның каравы, без “мәктәп”нең эш вакытын бер көнгә булса да озайтуга ирештек. Башка елларда ул 6 көн булса, быел лидерлар үзләрен 7 көн буе камилләштерәчәк.

Татар балалар лидерлар мәктәбенең тагын бер яңалыгы – быел бирегә беренче тапкыр Дагыстаннан өч бала да киләчәк. Әмма Удмуртиядән узган ел проектта 10 бала катнашса, быел өчесе генә монда килү бәхетенә ия булган.

“Балалар монда килеп эләккәнче төрле сынаулар уза, үзенә күрә имтихан тота. Иң-иң актив дигәннәр дә сайлап кына алына. Социаль челтәрләрдә үзләрен начар яктан күрсәткән, тәртипсез кыланган берничә балага хәтта “мәктәп”кә килү юллары ябылды, – дип билгеләп үтте Ләйсән Сафина.

7 көн дәвамында активистлар үзләре төрле проектлар тәкъдим итү, социаль челтәрләргә роликлар төшерү, танып-белү эшчәнлегеннән тыш, төрле лекцияләр тыңлаячак, мастер-класслар да катнашачак. Ләйсән Сафина сүзләренчә, лекцияләр елдан-ел яңарып тора. Чөнки бирегә берничә ел рәттән килүче яшь лидерлар да бар.

“Билгеле, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәтләр дә ясалачак. Әйтик, яшь татар активистларын татар язучылары, артистлар, татар интеллигенциясе вәкилләре, кино сәнгатенә үз өлешләрен кертүчеләр белән очрашулар, “Мир” кинотеатрында татар киносы карау, Камал театрына мәдәни визит кебек чаралар да көтә”, – диде “Идел” яшьләр үзге җитәкчесе.

Татар балалар лидеры мәктәбе актив балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.