Ләйсән Сафина: Балалар арасында рус исем-фамилияләрен татарга алыштырганнары да бар

Катнаш никахта туган балалар, әнисе татар икән, аның фамилиясен ала, ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә килгән балалар арасында, татар теле белән кызыксынып китеп, исем-фамилияләрен үзгәртүчеләр дә бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә багышланган матбугат конференциясе вакытында билгеле булды.

“Туган телеңне ни өчен белергә кирәк дигән сорау “Гаилә нәрсә өчен кирәк?” дигән сорауга тиң. Балалар арасында, бигрәк тә чит төбәктән килгән татарлар арасында, моны аңламаучылар бик күп. Шуңа күрә без моны күп очракта балаларга түгел, аларның ата-аналарына аңлатырга мәҗбүр. Әти-әниләрдә шундый бер позиция яши. “Мин улымны яки кызымны Казанга сигез көнлек лагерьга җибәрәм дә, ул анда гомерендә дә белмәгән татар телен өйрәнеп кайта, шулай итеп, минем өстемнән бу бурыч төшә” дип уйлый күбесе. Ләкин ул алай җиңел генә түгел. Шушы проект аралыгында без балаларны төрлечә үгетләп карыйбыз.  “Татар телен белү башка төрки телләрне өйрәнергә, аралашырга ярдәм итә. Татарстанга килеп яши калсагыз, татар теле – безнең дәүләт теле. Шуңа күрә анда телисезме-теләмисезме, барыбер сөйләшергә тиешсез, - дибез. - Лекцияләрдә, татар теленә мәхәббәт уяту өчен, татар халкының бай мирасы, сәнгате-мәдәнияте турында да сөйлибез”, – ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Җитәкче сүзләренчә, "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә спикер буларак килүчеләр дә балаларга шушыны аңлатырга, җиткерергә, исбатларга тырыша.

“Безнең хәтта рус фамилияле балалар исем-фамилиясен татарчага алыштырган очраклар да бар. Заявка кабул иткәндә, таныш булмаган татар фамилияләре керә. “Бу кем?” дип сорасак, аның инде безгә берничә ел рәттән килгәне билгеле була. Катнаш никахта туган балалар, шушы профильле сманаларга, лидерлар мәктәбенә йөри-йөри, әнисе татар булса, аның фамилиясен алган очраклар да билгеле. Билгеле, теләккә 100% ирешә алмадык, әмма шәхси мисаллар аша татарча сөйләшә, татарча яза башлаган балаларны әле рус телен алга сөргән балаларга үрнәк итеп куябыз. Һәм, әйтергә кирәк, бу – иң үтемле, иң файдалы юл”, – ди Ләйсән Сафина.

Исегезгә төшерик, Татар балалар лидеры мәктәбе 2-8 ноябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә үтәчәк. Ул быел сигезенче тапкыр үткәрелә.