Уфа татар рәссамы - “Яңа гасыр” тапшыруында

“Без – татарлар” исемле сериядә әзерләнгән бу тапшыруда сүз, нигездә, Вәкил әфәнденең яңа иҗат проекты хакында барачак

(Уфа, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесен караучылар бу атна шимбәсендә Уфадагы күренекле татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдиновның иҗаты белән якыннан таныша алачак. “Без – татарлар” исемле сериядә әзерләнгән бу тапшыруда сүз, нигездә, Вәкил әфәнденең яңа иҗат проекты хакында барачак.
Вәкил Шәйхетдиновның талантлы эшләре белән Башкортстан, Татарстан җәмәгатьчелеге генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләре һәм кайбер чит илләр рәсем сәнгате сөючеләре дә яхшы таныш. Уфа үзәгендә, рәссамның остаханәсе урнашкан йорт кыегында – 13нче кат бүлмәсендә иҗат рухы хөкем сөрә. Талант иясе бу ел башыннан бирле өр-яңа эшләр сериясен иҗат итә биредә. Бар диварлар татар халкының күренекле шәхесләре портретлары белән тулган. Кайсылары эшләнеп беткән, әзер, ә кайберләрен, рәссам үзе әйтмешли, “шомартып, җиренә җиткереп куясы бар”.
Рәссам язган портретлар арасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, ТРның халык шагыйре Зиннур Мансуров, мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Г. Камал академтеатрының атаклы артисты Әсһәр Шакиров, Уфа “Нур” татар театры актрисасы Резедә Фәхруллина, шагыйрьләр Мәрҗани, Әнгам Атнабай һәм башкалар бар.
Вәкил әфәнденең төрле жанрларда бердәй оста иҗат иткәне мәгълүм. Пейзажлар остасы да ул, жанр сурәтләре маһиры да, монументаль-декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар. Шулай ук портретлар язу остасы да В. Шәйхетдинов. Бу эшкә ифрат та иҗади карый талантлы рәссам. Кайберәүләр кебек теге яки бу кешене фотосурәткә төшергән кебек кенә язмый ул киндер өслегенә, ә портрет шәхесенең күңеленә керә, аның рухиятен дә чагылдыра.
Талантлы рәссамның иҗаты, гомумән, рәсем сәнгате хакындагы уй-фикерләре белән “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидение каналын кааручылар бу шимбәдә тулырак таныша ала.