Төмәндә Себер ханлыгы башкаласы һәм мөселман дин әһелләренә һәйкәл кую ниятләнә

Һәйкәлнең берничә төрле проекты әзерләнгән.
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Төмәндә Чинга-Тура һәм мөселман дин әһелләренә һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта Төмән татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Һәйкәлнең берничә төрле проекты әзерләнгән. Аны Төмән шәһәрендә урнаштыру күздә тотыла. 
 
  • Чинги Тура - Алтын Урданың Төмән өязе башкаласы саналган. Соңрак исә Себер ханлыгы, Үзбәк ханлыгы, Зур Урда ханлыгы башкаласы статусын йөрткән. 
  • Кала турында беренче мәгълүматлар 1375 еллар документларында күренә башлый. Аның исеме "тау (кыя) башындагы/ текә ярдагы шәһәр" дигәнне аңлата. Шәһәр Ермак тарафыннан таланып, яндырылган дип санала. 1586 елда исә аның урынында Төмән каласы барлыкка килә.