Казанда татарларның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы хакында фильм тәкъдим ителде

Фильмны төшерүчеләр нәкъ менә татарларның бу сугышта булган ролен, батырлыкларын халыкка күрсәтү өчен тырышкан

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тула. 4 ел дәвам иткән бу канкойгыч сугышта татар милләтеннән булган 100 меңләп солдат һәлак була. Әмма алар тарихта эзсез югалып бара.

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әлеге сугышка багышланган “Билгесез сугышның күренмәс батырлары” (“Незаметные герои неизвестной войны”) фильмын журналистларга махсус тәкъдим ителде.

Беренче бөтендөнья сугышы турында мәгълүматлар күп булса да, алар тирәнтен өйрәнелми. Бигрәк тә әлеге сугышта татарларның, мөселманнарның катнашуы хакында киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле. Фильмны төшерүчеләр нәкъ менә татарларның бу сугышта булган ролен, батырлыкларын халыкка күрсәтү өчен әлеге эшне башкарган да.

Документаль фильмның фәнни консультанты, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, Беренче бөтендөнья сугышы турында бик аз кеше генә белә. “Нәкъ менә Беренче бөтендөнья сугышы 1917 нче елгы вакыйгаларның нигезендә ята һәм, нәтиҗәдә, Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Шуңа да бу вакыйгаларны белү бүгенге көндә берәүгә дә комачау итмәс”, - диде ул.

Фильмның режиссеры Денис Красильников белән Казан-Мәскәү видеокүпере аша аралашканда, ул алдан бик күп материал тупланганын, тикшерелгәне һәм фильмны хәтта ике өлешле итеп төшерергә уйлаган булуларын хәбәр итте. Документаль фильмнар киң аудиторияне бик үк җәлеп итмәве һәм тар тематикалы булу сәбәпле, картина 1 өлешле итеп төшерелгән.

“Билгесез сугышның күренмәс батырлары” фильмы узган җомгада, Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, беренче тапкыр тамашачыларга тәкъдим ителде. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә караган. Картинаны төшергән иҗат төркеменең җитәкчесе һәм фильмда алып баручыларның берсе Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, Фәрит Мөхәммәтшин фильмны әзерләүчеләргә җылы сүзләрен җиткергән, һәм, гомумән, кинокартина барысының да күңеленә хуш килгән.

Фильмның операторы Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмдагы кадрларның күбесе беренче кадрдан ук төшерелгән. “Бу исә катнашучыларның югары профессиональлеген күрсәтә”, - дип билгеләп үтте оператор.

Фильм иганәче ярдәме белән төшерелгән, аның исемен иҗат коллективы сер итеп калдырды. Алар шулай ук, фильмны киләчәктә “Яңа гасыр” телеканалында карап булачагы хакында да хәбәр итте.