news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәре шагыйре Сөнгатулла Бекенинның шигырьләр җыентыгы чыкты

Аның иҗаты укучыларын ата-аналарны хөрмәт итәргә, татар телен, гореф-гадәтләрне белергә чакыра.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең «Полиграфист» нәшриятында Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның «Юбилейлар, юбилейлар» дигән яңа китабы басылып чыкты. Яңа гына дөнья күргән бу китаптагы шигырьләрне укучылар авторның татар теленә, динебезгә, татар моңына, җырларына мәхәббәтен күрерләр.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фотосүрәтләр белән баетылган, 99 биттән торган хезмәтенең беренче бүлегендә автор иҗат иткән шигырьләре, икенче бүлегендә шәһәрнең милли, мәдәни юнәлешендә хезмәт иткән якташларына багышлаулары, якыннарына атап язган шигырьләре, күренекле шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәренә багышланган иҗаты кергән.

Зур хөрмәт һәм горурлык хисләре белән өлкәнең «Яңарыш» газетасына, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенә, «Искер-җыен»га багышлап язган, халык күңеленә кергән иҗат җимешләре дә үзенең укучыларын тапкан. Сөнгатулла Бекенинның шәһәрнең «Яшьлеккә сәяхәт» ансаблендә җырлаганы, аның шигырьләренә көй иҗат ителгән җырларын тыңлаучы тамашачылары да аңа көч, дәрт, илһам биргәндер.

Ветеран укытучы шигырьләрендә авыр балачак язмышы белән дә укучыларын таныштыра. Сугыш чоры хатирәләре, әтисез-әнисез үскән елларны йөрәге аша кичергәннәрне шигъри юлларга салган ул. Сөнгатулла абый туган ягын, туган төбәген яраткан, дусларын хөрмәт иткән эчкерсез, гадилеге белән аерылып торган кеше.

Авыр һәм катлаулы тормыш юлын узган Сөнгатулла Бекенинның милләтенең киләчәге, теле югала баруы турында да борчылып язылган шигырьләре, аның иҗади хезмәте хөрмәткә лаек.

Автор ихлас күңеле белән язган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйровка, Тубыл шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләрен юллады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100