Булачак журналистлар магистратурага имтихан тапшырды

Татар журналистикасында биш урынга унҗиде кеше дәгъва итә.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең магистратурасына татар журналистикасы юнәлеше буенча биш кеше бюджет урынына алыначак. Бүген шушы биш урынга дәгъва итеп, унҗиде егет һәм кыз имтихан тапшырды.

“Татар-информ” хәбәрчеләре укуларын магистратурада дәвам итәргә хыялланган егетләр һәм кызлар белән танышты.

“Безнең магистратурада ун юнәлеш каралган, шуның бары тик берсе генә - татар журналистлары өчен. Бүген алар теория буенче имтихан тапшыра, – ди татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин. – Быел укырга керүчеләр арасында үзебездә укыган егетләр кызлар да, башка институтлардан килүчеләр дә бар. Без әле аларны үзебез дә танымыйбыз. Гадәттә, бакалавриат тәмамлап, филологлар килә, юристлар да бар. Кайбер илләрдә журналистларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләмиләр, кайсыдыр тармакта белеме булган кешеләр арасыннан сайлап алалар”.

Быел магистратурада бюджет урынына дәгъва итүчеләр арасында инде журналистикада үз урынын табучылар шактый. Шулар арасында – ел студенты булган Регина Шиһабетдинова, Татар яшьләре форумында эшләүче Гүзәлия Гыйниятуллина, филология бүлеген тәмамлаган, ТНВда эшләүче Айзилә Батырханова да шундыйлардан.