Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" яшьләр форумына әзерләнәләр

Чарага 18-30 яшьлек татар кызлары-егетләре чакырыла.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). 19-22 август көннәрендә Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" татар яшьләре форумы узачак. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә.  Форумда 18-30 яшьлек татар кызлары һәм егетләре катнаша ала. Алар өчен лекцияләр, мастер-класслар, кичәләр уздыру күздә тотыла. Шулай ук биредә дуслар, ә кемнәрдер икенче ярын таба алачак, диелә хәбәрдә.  Первоуральск каласында узачак форумга теркәлү узу инде башланган. Ул 12 августка кадәр дәвам итәчәк.