Самарада татар балаларын “Яктылык” мәктәбенә беренче сыйныфка җыялар

Шәһәренең мәгариф департаменты тагын бер өстәмә беренче сыйныф тупларга рөхсәт биргән.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Самарада татар балаларын “Яктылык” мәктәбенә беренче сыйныфка җыялар. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.Самар шәһәренең мәгариф департаменты 2018-2019 уку елына “Яктылык” мәктәбенә тагын бер өстәмә беренче сыйныф тупларга рөхсәт биргән.“Яктылык” мәктәбендә балалар татар гореф-гадәтләрен үзләштерәләр. Балаларыгызны, оныкларыгызны “Яктылык” мәктәбенә китерегез", дип чакыралар әлеге хәбәрдә.