Төмән татарлары лидеры юбилее

Төмән татарлары лидеры юбилее

(Төмән, 27 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Себер һәм Төмән өлкәсе татарларының мили-мәдәни мохтәрияте Шурасы рәисе Ришат Сабир улы Җиһаншин 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Ришат Җиһаншин милли-мәдәни мохтәрият Шурасының рәисе итеп узган елның декабрь аенда үткән өлкә татарлары конференциясендә сайланды, аңа кадәр ул Шура әгъзасы булып, милли хәрәкәттә катнашып килде.

Ришат әфәнде Төмән районының Талмы авылында ишле гаиләдә туып-үскән һәм кечкенәдән авыл хезмәтендә чыныгу алган. «Буй җиткәч, Төмән шәһәрендә эшкә урнашып, башта урта, соңрак техник югары белем алдым, эшнең берниндиеннән дә курыкмадым», - ди үзе турында ул. Хезмәт юлын машиналар йөртүче булып башлап, ул Төмән шәһәренең Таксопарк җитәкчелегенә кадәр күтәрелә, менә инде күп кенә еллар ул шәһәрнең чисталыгын саклау буенча махсус автопредприятие белән җитәкчелек итә. 1998 елда аңа “Россия Федерациясенең атказанган автомобиль транспорты хезмәткәре» дигән югары исем бирелә. Шул ук елда яңа икътисади шартларда үз предприятиесендә эш нәтиҗәләрен күтәрүе өчен ул җитәкчелек иткән «Шәһәрне чистарту махсус муниципаль автомобиль хуҗалыгы» Бөтенсоюз бәйгесендә җиңеп чыга һәм беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнә. Бу предприятиедә рационализаторлык эшен киң җәелдерү исәбенә ул аны соңгы елларда тотрыклы хуҗалыклар рәтендә тотып килә. 1999 елда ул губернаторның, ә 2000 елда исә өлкә Думасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1999 елда Төмән шәһәре Думасына мөселманнар күпләп яшәгән округтан депутат булып сайлана, 2004 елда үткәрелгән сайлауларда шул ук Думага булган кандидатлар ярышында икенче мәртәбә җиңеп чыга. Депутат Җиһаншинның сайлаучылар наказларыннан лаеклы эше – аның тырышлыгы белән оештырылган мөселманнарны Ислам кануннары нигезендә соңгы юлга озату хәстәрен күрә торган «Ахирәт» муниципаль предприятиесе. Ул матди мохтаҗлык кичергәннәргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итәргә гел әзер булып тора.

Себердә бүгенге көндә авыр хәлгә төшкән милли мәгариф һәм милли мәдәниятебезнең өзлексез үсешен тәэмин итү бурычы да милли хәрәкәтнең беренче җитәкчесе Ришат әфәнде Җиһаншин карамагында. Бу эштә ул төрле карашлы җәмәгать эшлеклеләре белән уртак тел табып эш итәргә тырыша.