Кичә Санкт-Петербург Сабан туенда җиңүче дип табылган батырга тәкә һәм чит ил маркалы автомобильдән ачкыч тапшырылды

Кичә Санкт-Петербург Сабан туенда җиңүче дип табылган батырга тәкә һәм чит ил маркалы автомобильдән ачкыч тапшырылды

(Санкт-Петербург, 27 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Быел Санкт-Петербург Сабан туе Казанның 1000 һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелде. 26 июньдә иртән иртүк Сабан туе ел саен үткәрелеп килгән Сярьги бистәсе янәшәсендәге мәйданга кеше агылды. Күп санлы кунаклар арасында Чаллы делегациясе дә бар иде.

Сабан туен тантаналы ачу вакытында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җыелган халыкны Сабантуй белән котлады һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең петербурглыларга татар халкының бәйрәме уңаеннан җибәргән котлау хатын укыды. Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко үзенең чыгышында татар халкының бу бәйрәме күптән бөтенхалык бәйрәменә әверелде, анда төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсе халкы гына түгел, ә төрле илләрдән килгән кунаклар да бик теләп катнаша, - диде.

Сабан туенда 50 меңнән артык кеше катнашты. Әзерлек эшләренең зур өлешен “Петербург Сабан туе” фонды башкарды. Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан элеккеге фронтовикларның барысын да чакырырга карар кылынды. Нәтиҗәдә Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән 800гә якын ветеран барлык халык белән бергә Сабан туен бәйрәм итте. Бу хөрмәтле кунакларның берсе дә бүләксез калмады.

Төньяк башкала Сабан туе 1998 елдан башлап “Петербург Сабан туе” фонды хисабына үткәрелеп килә. Гомумән алганда, Сабан туе монда 1932 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә рәсми рәвештә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән тулы программада ул 1994 елдан уздырыла. “Сабантуй-2005”тә Ленинград өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков Сярьги бистәсе янындагы бу аланны Сабантуй мәйданы өчен мәңгелек кулланышка тапшыру турында тәкъдим ясады. Петербург Сабан туеның алдагы мөмкинлекләре киң. Күптән түгел Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә беренче тапкыр ипподром төзелә башлады. Проектны инвестицияләүчеләр “Петербург Сабан туе” фонды белән элемтәгә кереп, берләшү турында сөйләштеләр – елга аркылы күпер салып, бәйрәмдә катнашучылар шуның аркылы ипподромга күчә алачак. Шулай итеп, ниһаять, Петербург Сабан туенда да бәйрәмнең төп элементларыннан саналган ат чабышлары булачак.

Петербург Сабан туенда Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләренең катнашуы да зур әһәмияткә ия. Алар алып торган бәйрәм мәйданы почмагы, милли төсмере белән аерылып торды. Танылган җырчылар Әлфия Афзалова һәм Зөһрә Сәхәбиеваларның чыгышлары - бу төсмерләрне тагын да көчәйтте.

Сабантуйның иң зур призы – гадәти тәкә һәм “Hundai” маркалы автомобильдән ачкыч иде. Ул приз милли көрәштә абсолют җиңүче дип танылган петербурглы Әнвәр Кашаповка бирелде.