Ульяновскида «Ел гаиләсе» бәйгесендә татар парлары җиңгән

Җиңүчеләргә 50 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылган.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә «Ел гаиләсе» бәйгесендә төрле номинацияләрендә җиңү бәхетенә ирешүчеләр арасында татар гаиләләре дә бар.

Барыш районы Калда авылыннан педагогик хезмәт ветераннары Абдрахман һәм Маисә Таировлар «Алтын гаилә» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан Илшат белән Мәрьям Куликовларга «Күп балалы гаилә» номинациясендә тиңнәр табылмады, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Мәләкәс районы Мөси авылыннан Мингәрәй белән Гөлнәфис Сәхәбетдиновлар «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә үзләрен сынап карады һәм диплом белән бүләкләнде.

Өлкә Хөкүмәтендә «Ел гаиләсе» конкурсында җиңүче бәхетле парларны хөрмәтләү тантанасы узды.

«Сез — чын, дус-тату, ныклы һәм бер-берсен яратучы, хөрмәт итүче гаиләләр үрнәге. Үз чиратыбызда, без балалары булган гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Яңа гына никахлашкан парларга, гаилә бизнесын башлап җибәрүчеләргә дә игътибар бирәбез», — диде өлкә Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских, тантанада катнашучыларны сәламләп.

Конкурста җиңүчеләргә 50 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырылган.

«Шундый мәртәбәле һәм дәрәҗәле конкурста катнаша алуыбызга чиксез шатмын. Без гаиләбезнең еллар дәвамында барлыкка килгән, буыннан-буынга күчкән күркәм милли һәм дини йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәттек. Әлеге искиткеч бай рухи мирасны тагын да арттырырга һәм бала-оныкларыбызга тапшырып калдырырга тиешбез», — ди Гөлнәфис Сахабутдинова.

Күп балалы Басыйровлар гаиләсе «Успешная семья Приволжья» конкурсының Ульяновск районы муниципаль этабында почетлы 2 нче урынны яулаган. Әлеге бәйге Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәмендә үткәрелә һәм җәмгыятьтә гаиләгә уңай караш тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Чардаклы районында Руслан белән Регина Гафуровлар ике бала — 6 яшьлек Кәрим белән 1 яшьлек Самираны тәрбияләп үстерә. Әлеге гаилә барлык иҗади конкурсларда да актив катнаша. Узган елда Кәрим «Вундеркинд-2020» бәйгесендә җиңүче итеп танылган. Ә быел «Жар-птица России» халыкара фестиваль-конкурсында 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек табылган, диелә бу хәбәрдә.