news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә дәресләрдән соң татар теле укытылачак

Пенсиягә чыккан укытучылар да эшкә чакырыла.

Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә дәресләрдән соң татар теле укытылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы татар телен һәм татар мәдәниятен белүчеләрне 1-9 сыйныф укучыларын дәрестән соң татар телен, әдәбиятын өйрәтү процессына кушылырга тәкъдим итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

2020-21 уку елыннан өлкәнең һәр мәктәбендә шундый мөмкинлек барлыкка киләчәк. Мәгълүмат хатлары һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен расланган милли компонентлы программалар исемлеге җибәреләчәк.

«Кадерле педагоглар, укытучылар һәм тәрбиячеләр! Сезнең әзерлегегез методик яктан хупланачак. Махсус лингвистик белеме булмаган, бары тик педагогик белгечлеге белән татар телен һәм әдәбиятын өйрәтергә теләүче укытучылар өчен әзерлек курсы булачак.

Шулай ук пенсиягә чыккан, әмма үзләрен укучылар белән дәрестән тыш эштә сынап карарга теләүче укытучыларны да эшкә чакырабыз. Әгәр туган телне өйрәтү теләгегез булса, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессына хәбәр итегез», — дип мөрәҗәгать итә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100