Башкортстанда иң үзенчәлекле бәлеш онлайн-конкурсы игълан ителде

Барлык видеороликлар 15 июньгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Буздәк авылы тарихи-мәдәни үзәге үзенчәлекле бәлешкә онлайн-конкурс игълан итә. Әлеге конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен бәлеш әзерләгән видеоролик төшерергә һәм әлеге почтага  luizam88@mail.ru «конкурс Онлайн» тамгасы белән җибәрергә кирәк. Барлык видеороликлар да 2020 елның 15 июненә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр диплом белән бүләкләнә. Катнашучыларга сертификатлар бирелә.