Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Австриядә яшәүче милләттәшләребез татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады
"Без Татарстаннан ерак яшәсәк тә, республика җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында элемтәбез нык, без аларга бик рәхмәтлебез", - ди алар.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Австриядә яшәүче милләттәшләребез ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына котлау сүзләрен җиткерә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без, Австрия татарлары, бу тантаналы көнне бөтенләй башкача бәйрәм итәргә әзерләнгән идек… Без аны Венаның матур концерт залында югары дәрәҗәдәге артистлар катнашкан очрашу итеп күздә тоткан идек. Ә аннан элек безнең яшьләр Европа Берлегендә яшәгән татарларны чакырып, «түгәрәк өстәл» үткәрергә планлаштырган идек.
Кызганычка каршы, пандемия бу гамәлләребезне тормышка ашыруда безгә комачаулады. Моңа карамастан, бу көн безнең өчен бик зур бәйрәм. Кайда гына яшәсәк тә, без татар булуыбызны онытмыйбыз! Безнең тамырлар тирән! Ата-бабаларыбыздан калган ана телен саклап калу өчен чаралар үткәрәбез, Тукай нәселеннән булганыбыз белән горурланабыз!
Безнең татарлар төрле өлкәләрдә үзләренең эшчән, сәләтле булуларын исбат итеп, беренче урынны биләп тора. Хәзер коронавируска каршы көрәш алып барганда да, татар галимнәре беренче рәттә торалар.
Татарстан халыкара масштабта төрле чаралар оештырып, үзе турында бөтен дөньяга таныта.
Без Татарстаннан ерак яшәсәк тә, республика җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында элемтәбез нык, без аларга бик рәхмәтлебез. Без сине яратабыз, Татарстан!» — диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз