Түбән Новгород өлкәсендә Сабан туйлар графигы билгеле

Түбән Новгород халкы милли бәйрәмне 27 июльдә билгеләп үтәчәк.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Быел Түбән Новгород өлкәсендә узачак Сабан туйлар графигы мәгълүм. Бу хакта өлкә татар милли-мәдәни оешмалары берләшмәсе сайтында хәбәр ителә. 
 
Өлкәдә беренче Сабан туе 8 июнь көнне Ишавылда үтәчәк. 15 июньдә Уразавылда, 22сендә Татар Моклокасында, 6 июльдә Ыргу, 13 июльдә Петрякс һәм Дзержинскта, 14ендә Мәдәнәдә, 20 июльдә Андыда. 
 
Түбән Новгород халкы исә милли бәйрәмне 27 июльдә билгеләп үтәчәк, диелә хәбәрдә.