Новокузнецк шәhәрендә татар музее ачылды

Музейны оештыручы — Гөлсинә Гайнетдинова.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Новокузнецк шәhәрендә татар музее ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Музейны оештыручы — Гөлсинә Гайнетдинова. Музейга экспонатларны җыю өчен көчен кызганмады. Татар халкы көнкүрештә куллана торган куллана торган әйберләрне танышларыннан да сорады, кем Казанга кайта, шулар артыннан да сорап җибәрде, дип хәбәр итәләр Новокузнецк шәһәрендәге татар милли-мәдәни мохтариятеннән.

Шулай итеп бик күп экспонатлар җыелган. Әби һәм бабай курчакларын Гөлсинә үзе тегә. Тозлы камырдан татар ашлары муляжын: өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк ясый.