Сургут татарлары тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә онлайн төшенә

Сургут татар яшьләр берлегендә «Татар теле» онлай-дәресләрен даими үткәрә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Сургут татарлары тегү-чигү, бәйләм бәйләү, пешерү, аш-су серләренә онлайн төшенә. «Ак калфак»лы ханымнар кич утырып бер өстәл артында булмаса да, бергәләп онлайнда, бер-берсе белән киңәшләшеп кул эшләре эшлиләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Милләтебезгә хөрмәт гореф-гадәт, йолаларны, телебезне өйрәнүдән, аны кабул итүдән башлана. Шуны истә тотып Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияте ел дәвамында татар җанлы милләттәшләр белән берлектә бик күп санлы милли-мәдәни чаралар уздыра.

Тик менә илебезгә килгән коронавирус аларның эшчәнлеген бераз туктатып тора. Алай дип әйтү дә дөрес үк булмас, Сургут татар яшьләр берлегендә «Татар теле» онлай-дәресләрен даими үткәрә, «Сандугач» җыр-бию ансамбле дә онлайн-конференцияләр үткәреп, алга карап, киләчәккә планнар кора.

Кайсы да хөрмәткә лаек. Шулай булгач, оешмага кушылган һәркем халкыбызның йолаларын саклап калып, аны яшь буынга тапшыру өстендә зур тырышлык күрсәтә.