Русча акцентсыз сөйләшергә тырышуыбыз уңай күренеш түгел – Тәүзих Ибраһимов

"Кавказ халкында ана теле акценты ярылып ята һәм алар, моны яшерергә теләмичә, дөрес эшли", – ди әңгәмәдәш.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар кешесенең акцентсыз сөйләшергә тырышуы уңай сыйфат түгел, бу безне бизәми. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникация институтында инженер булып эшләүче, фән кандидаты Тәүзих Ибраһимов шул фикердә. Татар кешесенең русча акцент белән сөйләшүенә карата уй-фикерләре турында ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән уртаклашты.

Intertat.ru электрон газетасында Алабуга журналисты Ленар Мифтаховның русча акцент белән сөйләшүгә кагылышлы материалы укучыларда зур кызыксыну уятты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе тарафыннан диктор Абдулла Дубин, “Председатель Сельсовет” җыры белән танылу алган җырчы Илнур Юламановның моңа карата фикерләре тупланды.

“Татар кешесенең артикуляция органнары татарчага көйләнгән бит, тырышып-тырмашып, русча акцентсыз сөйләшергә тырышу ник кирәк? Әгәр кеше татарчаны яхшы белеп, русчасы йомшаграк булса, татарча акцент барыбер була. Әгәр инде киресенчә булса, русча акцентсыз сөйли алырга мөмкин. Әдәби рус телен белүче кеше тумыштан рус булырга, 10 сыйныфны русча укырга, югары уку йортында русча белем алырга тиеш, шул вакытта гына ул үзе турында “әдәби рус телендә сөйлим” дип әйтә ала. Баланың 1 яшьтә теле ачыла башлый, татар телендә ачыла икән теле, башлангыч мәктәпне татарча тәмамласа да, аңа әдәби русча сөйлисең дип барыбер әйтмәячәкләр, чөнки аны булдыра алмый ул. Безнең акцентсыз сөйләшергә тырышуыбыз уңай ягыбыз түгел, без үзебезне рус итеп күрсәтергә тырышабыз. Татар икәнеңне аз булса да яшермәскә кирәк. Татарлык бит көнкүрешебездә, холкыбызда да бар”, – дип саный Тәүзих Ибраһимов.

Әңгәмәдәш студентларга да үзенә Тәүзих абый дип эндәшергә кушуын әйтте. “Әгәр инде группа тулысынча руслардан торса, Тәүзыйх Ибраһимович дияр идегез”, – дип сөйли галим.

“Кавказ халкында ана теле акценты ярылып ята, һәм алар моны яшерергә теләмичә дөрес эшли. Нигә аны белгертмәскә тырышырга? Балтыйк буеннан килүчеләрдә дә үз аһәңе бик көчле сизелә иде. Бездә русчаны дөрес итеп әйтергә тырышу бар. Алынма сүзләрне төгәл русча язарга тырышабыз. Әгәр инде телебезне кызгансак, нигә алынма сүзләрне татарчалаштырмаска. Безне бит беркем тыймый. Орфография ул мәҗбүри, ә орфоэпия мәҗбүри түгел, аны кеше үзенчә әйтергә мөмкин”, – дип белдерде Тәүзих Ибраһимов.