Р.Бохараев: “Безнең бурыч: Тукайны укырга күнегү, аның аша үзебезне аңларга өйрәнү”

Бүген “Татар-информ” студиясендә “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” циклыннан чираттагы видеоконференция узды

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Үз дәвереңә, чорыңа караган мәсьәләләрне хәл итү өчен Тукай кебек тугры сүзле, фидакарь, кыю булырга кирәк”. Бүген “Татар-информ” студиясендә “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” циклыннан узган чираттагы видеоконференциядә катнашкан кунаклар - Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, драматург, публицист һәм тәрҗемәче Равил Бохараев, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов шундый фикер белдерде. 
Халкыбызның бөек шагыйренең тууына 125 ел тулу уңаеннан Тукай иҗатының әһәмияте, аның миләтебез яңарышындагы роле хакында бу көннәрдә күп сөйләнелә. Видеоконференция кунаклары да бу җәһәттән үз күзаллауларын җиткерде.
Илфак Ибраһимов ассызыклаганча, Тукайның һәр өлкәдәге иҗаты халыкка якын иҗат. Бу аның социаль лирикасына да, сатирик лирикасына да, публицистикасына да карый. “Тукай яшәгән чордан алып бер гасыр вакыт узып китсә дә, халыкны ул вакытта борчыган мәсьәләләр бүген дә актуаль. Миңа кайвакыт сорау бирәләр: Тукай хәзер үзе исән булса нәрсә язар иде дип. Тукай исән булса бүген дә нәкъ шул әйберләрне язар иде. Безгә эпохаль мәсьәләләне хәл итәргә кирәк. Аларның хәл итү өчен нәкъ менә Тукай үрнәге кирәк”, - ди Язучылар берлеге рәисе.
Әдип, публицист, тәрҗемәче, Лондонда яшәп иҗат итүче милләттәшебез Равил Бохараев белдерүенчә, Тукай әдипләрне, башка сәнгатькәрләрне генә түгел, бу тормышта һәрбер татар баласын балачактан бирле озатып йөри. “Балачагыбыз Тукай әкиятләреннән һәм “Туган тел” шигыреннән башлана, ана теләнә мәхәббәт тә Тукай аша салына. Туган тел ул - безнең өчен Тукай. Ул туган телнең нинди югарылыкка күтәрелә алуын күрсәтүче төп мисал”, - дип ассызыклады әдип.
Равил Бохараев фикеренчә, без әле Тукай таланты масштабларын аңлап җиткермибез. “Аны һаман үзебез корган кысалар чикләрендә, хакыйкатьне ничек кабул итүебездән чыгып кына аңларга телибез. Тукайның даһилыгы аның безнең өмет, ышанычларыбызга туры килүендә генә түгел, аның булуы һәм мәңгегә безнең әхлак символы булып калуында”, - дип саный милләттәшебез.
Совет чорында Тукай, аның иҗаты шул вакытка хас булганча идеология кысаларында тасвирланды. Тарихчы Рафаэль Хәкимов фикеренчә, нинди генә чор булмасын, Тукайны түбәнсетеп, кечерәйтеп күрсәтү мөмкин түгел. “Дөрес, совет чорында аны билгеле бер идеология кысаларына кертү, социал-демократка, сул эсерга да тиңләштерү омтылышлары булды. Ләкин ул бу идеологик кысалардан азат иде. Ул башка категорияләр белән яшәгән. Аның дини тематикага багышлап язылган әсәрләре чикләнеп бирелде. Мәсәлән, ишаннарга, муллаларга каршы язылганнары басылды. Ә балаларны иманлы булырга өйрәткән шигырьләре басылмады. Ләкин “Туган тел” шигыре совет чорында да милли гимнга әйләнгән иде. Мин хәтерлим әле, Язучылар йортында узган әдәбият кичәләрдә катнашучы халык, Үзәк комитеттан килгән төрле күрсәтмәләргә карамастан, ахырда барысы да аягүрә басып “Туган тел”не җырлый иде”, -дип искә алды Рафаэль Хәкимов.
Тукайны төрле буын татар әдипләре генә түгел, төрки телле халыклар әдипләре дә үзләренең остазы дип таный. Быел 100 еллык юбилее билгеләнеп үтеләчәк татарның тагын бер күренекле улы -шагыйрь Сибгать Хәким һәрвакыт Тукайны укыган. “Хакыйкатьне ачып бирү өчен, бер Толстой җитә, бер Тукай” дип язып калдырган ул. Сибгать Хәкимнең әсәрләрен тәрҗемә иткән Равил Бохараев шагыйрь күңелендәге хисләрне яхшы аңлый. Аның белдерүенчә, Сибгать ага чынбарлыктагы хакыйкатьне Тукайдан эзләгән. “Тукай алдан күрә белүче шагыйрь. Алдан күрә белүче шагыйрьләр, пәйгамбәр шагыйрьләр кебек, һәр халыкта бер тапкыр гына туа. Безнең бурыч, Сибгать ага Хәким кебек, Тукайны укырга күнегү, аның аша үзебезне аңларга өйрәнү”, -дип ассызыклады ул.
Тукай образын заманга туры китереп модернизацияләргә мөмкинме? Видеоконференция кунаклары бу җәһәттән дә үз фикерләре белән уртаклашты. ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов фикеренчә, нинди генә чор булуга карамастан, Тукайга булган ихтыяҗ югалмый. Аның белдерүенчә, модернизацияләргә кирәкми, әдипнең классик иҗатына сакчыл карарга кирәк.
Рафаэль Хәкимов, киресенчә, модернизацияләү тарафдары. Алай гына да түгел, бу котылгысыз, дигән фикердә. “Дәрдмәндтә “гарип моң” дигән төшенчә бар. Аны башка телгә тәрҗемә итү генә түгел, татарча аңлавы да кыен. Һәрбер кеше аңа үз мәгънәсен кертә, вакыт уза барган саен, аны үзенчә аңлый башлый. Тукайда да шундый урыннар бар. Тукайга яңа күз белән карап була”, -дип белдерде ул.
Равил Бохараев фикеренчә, шагыйрь образы, аның иҗатын заманга яраклаштырып бирә белүдә әдәбият укытучыларыннан да күп нәрсә тора. Бу Тукайга гына түгел, башка классик әдипләрне өйрәнгәндә дә кагыла. “Әйбәт әдәбият укытучысы булса, ул Тукайны дәрестә ничек бирергә кирәклеген белә. Баланың күңелендә шул кадәр кала ки, ул шагыйрьне соңыннан кайта-кайта укыячак. Тукайны чор контекстында бирергә кирәк. Ул кем белән аралашкан, аның дуслары кемнәр булган, аның төрле әйберләргә реакциясе нинди булган. Аны тугры Тукай дип үткен телле булганы, хакыйкатьне ярып әйткәне өчен атаганнар. Шул яктан чыгып караганда, үзләре дөньяны яңача ачарга тырышкан үсмерләргә Тукай карашы якын, аваздаш”, - ди Равил Бохараев.