Ижауда “Иман» татар яшьләре берлеге һәм Милли-мәдәни автономия дискотека оештырды

Ижауның инициативалы яшьләре «Ижау татарлары, берләшегез» интернет форумында 2 меңгә якын татар яшьләре белән аралашып, «Гүзәл татар кызы» һәм «Батыр татар егете» бәйгесен игълан итте
(Ижау, 27 апрель, “Татар-информ”). 25 нче апрельдә Ижау шәһәренең иң популяр «Авиатор» клубында «Иман» татар яшьләре берлеге һәм Милли-мәдәни автономия чираттагы татар дискотекасын оештырды.
Башкалада татар бию кичәләре еш оештырылуга карамастан, әлеге татар дискотекасына, «Ижауның алтын татар яшьләре»н сайларга дип, 300дән артык егет һәм кыз килгән иде. Ижауның инициативалы яшьләре «Ижау татарлары, берләшегез» интернет форумында 2 меңгә якын татар яшьләре белән аралашып, «Гүзәл татар кызы» һәм «Батыр татар егете» бәйгесен игълан итте һәм милләт язмышына битараф булмаган егет-кызларны бергә җыйды.
Удмуртия татарларының “Яңарыш” газетасы хәбәрләренә караганда, финал ярышында конкурсантлар үз һөнәрләрен күрсәткән. Яшьтәшләре алар башкаруындагы татар җырлары, дәртле биюләрне, татарча рэпны җылы кабул иткән.
Таләпчән жюри: «Чын татар егете һәм кызы заман шаукымында үз йөзен ничек саклап калырга мөмкин?» - дигән сорауга тирән мәгънәле җаваплар ишеткән. Дәртле татар көйләре астында яшьләр рәхәтләнеп биегән, яңа дуслар табып, ихластан аралашкан.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Гүзәл татар кызы» исеменә оста биюче Йолдыз Хәйруллина лаек булган. Татарча рэп иҗат итүче Ленар Насретдинов исә «Батыр татар егете» дип танылган.
Гомумән алганда, Ижауда татар дискотекалары оештыру белән өч мөстәкыйль төркем шөгыльләнә. Татар яшьләре кичәләре шәһәрнең «Авиатор», «Домино», «Light zone» клубларында уза. Соңгы арада аларны уздыру өчен Казан һәм башка шәһәрләрдән дә ди-джейлар чакырыла.