Чаллыда «Татар егете» бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды

Егетләр үзләренең күп кырлы талантларын күрсәтеп, төрле номинацияләрдә җиңүче исемнәренә лаек булды.

(Чаллы, 27 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллы шәһәрендә, «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете-2021» бәйгесенең финал туры узды. Әлеге бәйге шәһәрдә быел 19нчы тапкыр үткәрелә.

Катнашучылар «Татар егете» исеме өчен көч сынашырга Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән. Егетләр үзләренең күп кырлы талантларын күрсәтеп, төрле номинацияләрдә җиңүче исемнәренә лаек булды.

Ә «Татар егете-2021» исеме Мөхәммәтҗанов Илназ Нияз улына бирелде.