Европа Сабан туеның беренчесе Ригада, «Рига - Европаның мәдәният башкаласы 2014» программасы кысаларында, узачак

Кабул итүче як – «Чишмә» татар-башкорт җәмгыяте һәм Европа татар яшьләре берлеге

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”). Быел 7 июнь көнне Ригада, «Рига - Европаның мәдәният башкаласы 2014» программасы кысаларында, Европа Сабан туеның беренче  узачак. Татар-башкорт халык бәйрәмен үткәрү урыны – Риганың «Верман бакчасы» дип аталган үзәк паркы.

Eвропа Сабан туен үткәрү уе беренче тапкыр 2013 елның августында Таллиннда Европа татар яшьләренең II форумында хупланды, дип хәбәр итә һәм искәртә matbugat.ru.

Рига Сабан туе үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Латвия башкаласы борынгы дәверләрдән үк мәдәнияткә бай шәһәр итеп танылды. Шулай ук 2012 елда Ригада Европа татар яшьләренең беренче форумы үткәрелде. Балтыйк буе илләренең татар һәм башкорт бәйрәмнәре исә даими уздырыла. Мисалга, Латвиядә татарлар һәм башкортлар Сабан туен инде 25 ел буе уздыралар. Быел Рига Думасы һәм Латвия татарлары тарафыннан бәйрәмгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган.

Кабул итүче як – «Чишмә» татар-башкорт җәмгыяте һәм Европа татар яшьләре берлеге. Сабан туен оештыруда Латвия, Литва, Эстония, Польша, Алмания, Чехия һәм Англия татар һәм башкорт җәмгыятьләре катнашачак.

Татар-башкорт халык бәйрәме программасы һәр кеше өчен күңелле сюрприз булачак: Рига халкына үзләренең күршеләре белән күрешергә яхшы форсат, туристларга һәм кунакларга яңалык белән танышырга, татар белән башкортларга исә үз мәдәниятләренең күркәмлеген һәм кадерлеген күрсәтергә мөмкинлек була.