Алтайда татар-башкортлар быел Сабан туен өч урында үткәрергә нияти

Гадәттә милли бәйрәм бер урында гына оештырылган.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алтайда татарлар һәм башкортларның милли хәрәкәтенә быел 25 ел тула. Шул уңайдан, Новоалтайск каласында җәй көне Сабан туе уздырылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Алтай краендагы милли хәрәкәт вәкиле, "Яшь йөркләр" клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, крайда быел барлыгы 3 урында Сабан туе уздыру планлаштырыла. "Быел Сабан туен Барнаулда гына түгел, Новоалтайск шәһәрендә һәм бары татарлар гына яши торган Беленькое авылында да үткәрергә телибез. Дөрес, кайбер төбәкләрдә дистәләгән Сабан туйлары уздырыла. Әмма бездә татар һәм башкортлар саны ул кадәр күп түгел. Гадәттә. Сабан туе бер урында гына үтә иде, шуның өчен бу безнең өчен зур алга китеш", - диде ул. Сүз уңаеннан, Беленькое авылы мәктәбе базасында милли мәдәни үзәк ачу да күздә тотыла.