Каратист Рафаэль Акчурин берочтан 3 дөнья рекорды куйган

“Мир каратэ” шәрехләмә бирә

 (Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Каратэ буенча СССРның спорт мастеры Рафаэль Акчурин кичә Мәскәүдә 3 дөнья рекорды куйган.

Шул хакта “Мир каратэ” сайты хәбәр иткәнчә, рекордлар түбәндәгечә булган:

3 бармакта горизонталь яссылыкта туктаусыз 72 тапкыр 50,66 секундта этелгән (отжимание);

2 бармакта 40 тапкыр 31,23 секунд эчендә шундый ук күнегүләр ясаган;

60 минут эчендә аяклары белән макиварага һәм куллары белән һавага (кул белән һәр 4 сукканга 1 тапкыр аяк белән) максималь күп тапкыр - 8840 мәртәбә, шул исәптән 1768 тапкыр маваси гири дзе дан (аяк белән башка сугу) туктаусыз сугу буенча.