news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә быелга билгеләнгән чаралар хакында фикер алыштылар

Утырышта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә 2022 елда «Сабантуй» милли бәйрәмен үткәрү һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Көн тәртибенә бәйрәм үткәрү өчен тиешле инфраструктура булдыру, сәүдә эшен оештыру, иҗат һәм спорт программалары формалаштыру кебек мәсьәләләр кертелгән иде.  

 Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы янында узачак.

 Сабан туен Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан һәм Башкортстан республикалары Хөкүмәтләре ярдәмендә Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

 Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар быел үткәрү күздә тотылган чаралар планы, шул исәптән 2021 ел ахырында ачылган Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә төрле чаралар уздыру хакында да фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100