news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татарларының еллык журналының егерменче саны дөнья күргән

Массакүләм мәгълүмат чараларында Польша татарлары тарихы урын алган.

Польша татарларының еллык журналының егерменче саны дөнья күргән

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Польша татарларының еллык журналы»ның егерменче саны дөнья күргән. «Бу Польша татарларының иң борынгы журналы», — диде журналның авторы Муса Чахаровски «Татар-информ»га.

Журналның беренче саны 1932 елда чыга. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр бары өч саны гына дөнья күрә. 1993 елда «Польша татарларының еллык журналы» үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә. Хәзер ул дәүләт тарафыннан финанслана.

2009 елдан бирле һәр квартал саен нәшер ителә торган «Татар күзәтүе»нең («Przegląd Tatarski») быел 44 нче саны дөнья күргән.

Муса Чахаровски 2018 елда Коръәнне рус теленнән поляк теленә тәрҗемә итеп чыгаруы хакында сөйләде. Төзүченең сүзләренә караганда, эш барышында ул Фазыл Караоглы, Игнатий Крачковский, Эльмир Кулиев тәрҗемә текстларын һәм оригиналны да кулланган. Коръән Польша Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе нәшриятында чыккан.

Үткән елның декабрь аенда «Bunczuk» дип аталган татар ансамбленең 20 еллыгын да шаулатып үткәрә алар.

2018 елда Мөселман дини берләшмәсе «Татарлар Польшада хәрби хезмәттә 1918-2018» дип исемләнгән альбом чыгарган. Монда татар хәрбиләре турында 3 мәкалә бар: беренчесе — поляк татары Артур Конопаки авторлыгында «Татарлар — күчеп килгәннәр һәм солдатлар», XV–XIX гасыр Польшадагы татар хәрбиләре турында. Икенчесе, 1918-1945 елларда Польша азатлыгы өчен сугышкан поляк татарлары. Авторы Александр Мискевич.

«Татар хәрби хезмәте» мәкаләсендә автор Муса Чахаровски Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соңгы татар хәрбиләре турында яза. Бу альбомда 149 тарихи фото урын алган. Поляк татарлары исемнәренең килеп чыгышын һәм мәгънәләрен бер китап итеп Даниэль Чахаровски эшләгән.

«Татар-Информ» Белостокта Польша татарларына багышланган еллык басма — «Rocznik Tatarow Polskich» җыентыгы дөнья күрүе хакында язып чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100