Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең чираттагы җыены узачак
Әлеге чарага Казаннан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев килүе көтелә.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең чираттагы җыенын уздырырга планлаштыра. Урал Федераль округындагы татар милли — мәдәни җәмгыятьләре вәкилләренең җыены 5 февраль көнне ХМАО-Югра төбәгенең Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәрендә уздырылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Быел ул Татарстан Республикасының 100 еллыгын билгеләү кысаларында үтәчәк.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының һәм төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмаларының 2019 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, 2020нчы елга максатлар билгеләү көтелә.
Әлеге чарага Казаннан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, башка күренекле шәхесләр киләчәк, дип хәбәр итте Югра Төбәк татар милли — мәдәни мохтарияты рәисе Таһир Саматов хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз