Сәйфи Кудаш музее ядкәрләре артачак

Сәйфи Кудаш музее ядкәрләре артачак

(Уфа, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның туган авылы – Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында олуг әдип хөрмәтенә аның йорт-музеен ачу тантанасы үтте. Якташлары Сәйфи Кудашның тормышын һәм иҗат юлын яктырткан бик күп материаллар һәм документлар, фотосурәтләр туплаган. Байтак кына ядкәрләрне музейга Сәйфи Кудашның кызы Сөенбикә ханым да бүләк итте. Киләчәктә халык шагыйре музеен тарихи әсбаплар белән тагын да баету өчен, аның белән аралашкан язучыларга һәм киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать тә ясалды. Үзләрендә С. Кудашка кагылышлы кызыклы сурәтләр һәм истәлекләр булучылар аларны музейга тапшыра ала.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел Сәйфи Кудашның тууына 110 ел тулган иде. Республиканың күп кенә районнарында һәм Уфаның үзендә бу юбилейга зур игътибар бирелде. Мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә Сәйфи Кудашка багышлап китап укучылар конференцияләре оештырылды, олуг әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмәләр ачылды.

Чишмә районының Келәш исемле татар авылында туып үскән Сәйфи Кудаш, республикадагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, башкорт әдәбияты үсешенә зур өлешен кертте. Үзенең озын гомерендә (әдип йөз яшенә чак кына җитмәде) Сәйфи ага Татарстан каләм әһелләре белән дә гел дустанә аралашып яшәде һәм үзенең истәлекләрендә дә моны киң чагылдырды. Халык шагыйренең сөекле кызы Сөенбикә ханым атаклы әтисенең кульязма рәвешендә сакланган әсәрләрен һәм истәлек язмаларын туплап ике китап чыгарды инде. Бу юнәлештәге эшен әле дә дәвам итүен ул Келәштәге музейны ачканда да әйтте.