news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылның Себер татар мәдәният үзәгендә «Әниемнең жылы кочагы» концерты була

Бәйрәм тамашасы 27 ноябрьдә Себер татар мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Тубыл шәһәрендә әниләр көненә багышланган концерт узачак.

Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге әниләр көненә багышланган «Әниемнең жылы кочагы» дип аталган бәйрәм концертына чакыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Әни — һәркайсыбыз өчен иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, без әнинең яратуын тоябыз. Бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни — безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше ул. Әни мәхәббәте үзебезне көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә этәрә», дип яза оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100