Пермь краенда «Таң» газетасының 90 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

Газетаның редакциясе яңа бинага күченә.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Пермь крае Барда авылында «Таң» газетасының 90 еллык юбилеена багышланган бәйрәм булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Пермь крае Барда авылында районның «Таң» иҗтимагый-сәяси газетасы нәшер ителә башлауга 90 ел тулуга багышланган юбилей чарасында катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән коллективны котлап, редакциягә ноутбук бүләк итте. Шулай ук газетаның яңа бинасын ачу тантанасында да катнашты, диелә хәбәрдә.