news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта «Милли көй» фестиваленең сайлап алу туры бара

«Тамырларга кайту» проекты кысаларында уза торган халык иҗаты фестивале быел ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Түбән Новгородта «Милли көй» фестиваленең сайлап алу туры бара
http://tatar-congress.org/

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Тамырларга кайту» проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Милли көй» халык иҗаты фестивале узачак. Проект быел ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең эчке төбәк һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәни-мәгариф проектлары белән төбәк идарәсе гамәлгә куя.

Фестивальнең нигезләмәсе татарлар күпләп яши торган районнарның мәдәният бүлекләренә һәм иҗтимагый татар оешмаларына җибәрелгән, шулай ук татар массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан.

I этапта фестивальнең сайлап алу конкурсы була. Билгеле шартлар буенча, ул дистанцион рәвештә үткәрелә. Эшләрне оештыру комитетының барлык таләпләренә туры килә торган видеоматериалны карау нәтиҗәләре 2020 елның 5 декабрендә берләшмәнең рәсми битендә басылачак.

II этапта районара сайлап алу конкурсы уза. Ул Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Базлово авылы мәдәният йортында онлайн сайлап алу конкурсын узучылар арасында үткәрелә. III этапта Гала-концерт була. Иң яхшы солистлар һәм иҗат коллективлары Түбән Новгород Тимер юл мәдәният йортында узган Гала-концертта катнашачак. 

Чараны Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, «Ак калфак» районара хатын-кызлар оешмасы, Спас районы мәдәният бүлеге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100