Заман, дөньяның үзкыйммәте үзгәрде. Һәм безнең Тукай шәхес буларак читтә калды – Ренат Әюпов

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында соңгы елларда татар театр сәнгатендә Тукай иҗатына карата битарафлык турында да фикер алышу булды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында соңгы елларда татар театр сәнгатендә Тукай иҗатына карата битарафлык турында да фикер алышу булды. Видеоконференция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган иде.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов: “Соңгы елларда татар театр сәнгатендә Тукай иҗатына карата битарафлык сизелә кебек. Сез моны үзегез сизәсезме? Аның әсәрләренә бик мөрәҗәгать итмиләр, әсәрләр дә бик куелмый кебек. Моның сәбәбе нидә микән?” дигән сорауга җавап биреп, болай диде. “Габдулла Тукай турында яңа пьеса булырмы икән – минем шулай ук шигем бар. Чөнки аның әсәрләреннән дә гениаль әсәр язып булмаячак. Туфан абыйның “Без китәбез, сез каласыз” исемле пьесасыннан да даһирәк әйбер язылуына мин ышанып бетә алмыйм. Әсәрләр бар. Әмма заман үзгәрде. Дөньяның үзкыйммәте дә үзгәрде. Һәм безнең Тукай шәхес буларак читтә калды. Хәзерге вакытта драматурглар йоклыйлар”, - диде баш режиссер.

“Алар Тукай турында бөтенесе дә әйтелеп бетте дип саныйлармы икән?” дигән сорауга аның җавабы мондыйрак булды. “Әйтелеп бетмәде, чөнки без шаблон бер рамкалар буенча гына Тукай турында беләбез. Менә “Зәйтүнәкәй” спектаклендә Тукайны мин икенче яктан ачарга шулкадәр тырыштым. (Спектакль хәзерге вакытта кечкенә труппа белән камерный форматта бара). Тукайның иҗатын, аның шәхси тормышын өйрәнергә була. Ләкин, Тукайны яңа яктан ачу өчен, ниндидер бер автоном пьеса кирәк. Булсын ул уйдырма. Булсын ул фантазия. Ләкин Тукай турында һәрвакытта әйтергә һәм язарга кирәк дип саныйм”, - диде Ренат Әюпов.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Ренат Әюповның фикерләрен куәтләп: “Хикмәт бит анда гына түгел, бүгенге көндә талантлы яшьләр бизнеска китә, әдәбиятка, сәнгатькә килми. Чынлап та янып торган зур талантлы яшь артистларның килмәвенең төп сәбәбен мин бик гади итеп шулай аңлатам. Сәнгатькә, әдәбиятка, һәм, гомумән, аның тарихын өйрәнүгә, фәнгә тотыла торган акчалар (журналистикада да шулай ук) канәгатьләнерлек түгел. Бүгенге халыкның мәдәни үсешенә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел. Әгәр дә бездә шушы өлкәләргә игътибар булса иде һәм без чын мәгънәсендә мәдәни милләт була алсак иде. Ул вакытта, һичшиксез, талантлы кешеләр менә шушы өлкәләргә килер иде”, - диде галим.