“Татар-информ”да Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган видеоконференция узды

Студиядә әсәрнең татар әдәбиятына һәм сәнгатенә йогынтысы, бүгенге көндәге әһәмияте, Тукай музеенда ачылачак күргәзмә һәм Печән базарының Тукай язмышындагы роле турында сөйләштек

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган видеоконференция узды.

Студия кунаклары – Габдулла Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Зәкиҗан улы Яхин, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов белән берлектә “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасының татар әдәбиятына һәм татар сәнгатенә йогынтысы, әлеге әсәрнең бүгенге көндәге әһәмияте, Тукай музеенда 28 ноябрьдә 105 еллыкка багышлап ачылачак күргәзмә һәм Печән базарының Тукай язмышындагы роле турында сөйләштек. 

Видеоконференция турында тәфсиллерәк мәгълүмат соңрак булачак.