Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Кисекбаш эзләре буйлап” дигән музей дәресләре оештырыла

Музей нәни дусларыбызны “Бер заман бардым Печән базарына ...” дип аталган күргәзмә кысаларында Яңа ел бәйрәмен каршыларга чакыра

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган видеоконференция узды. Анда шагыйрьнең Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова музейда шушы датага багышлап оештырылган һәм 28 ноябрьдә ачылачак “Бер заман бардым Печән базарына ...” дип аталган күргәзмәгә чакырды.

Әлеге күргәзмә ачылганнан соң, декабрь, гыйнвар айларында “Кисекбаш эзләре буйлап” дигән музей дәресләре оештырылачак.

“Нәни дусларыбызны “Бер заман бардым Печән базарына ...” дип аталган күргәзмә кысаларында Яңа ел бәйрәмен каршыларга чакырабыз. Анда миф һәм чынбарлык бергә кушылып, кызыклы Яңа ел тамашасы булачак”, - диде Гүзәл Төхфәтова.