"Татар-информ"да яшь татар лидеры мәктәбе турында сөйләшәчәкләр

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). 2-8 ноябрь көннәрендә Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" узачак. Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы, Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге оештырган әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе оештырыла, ул иртәгә сәгать 11дә "Татар-информ" матбугат үзәгендә үтәчәк. 

Матбугат конференциясендә "Идел" яшьләр үзәге вәкилләре катнаша. Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru