Рөстәм Исхаков: Татар телен мәктәптә түгел, әби-бабай янында өйрәндем

Татарның танылган модельеры бала татар телен мәктәпкә караганда, гаиләдә күбрәк өйрәнә ала, дип саный.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә татарның танылган кием дизайнеры Рөстәм Исхаков.

“Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә татар теле темасы тирәсендә  киеренкелек ташкыны пәйдә булды, - ди Рөстәм Исхаков. – Кайчагында чебеннән фил ясыйлар, дип тә уйлап куям.  Теләгән  вакытта татарча сөйләшәм, телгән җиремә барам. Беркемнең ник татарча сөйлисең дип авызыма сукканы юк. Шәхсән үзем иҗат кешесе буларак ирек яратам. Шуңа күрә һәр нәрсәдә чама хисе дә булырга тиеш. Тел укыту мәсьәләсендә дә халык фикере белән исәпләшергә кирәк, дип беләм. Безнең мәгариф системасы бик катлаулы, телне атнасына 8 тапкыр да, атнасына бер тапкыр да укытырга мөмкиннәр. Һәр очракта сыйфат мәсьәләсен истән чыгарырга ярамый.  Ана теленә бала күбрәк гаиләдә өйрәнә. Гаиләдә туган телгә карата никадәр мәхәббәт орлыклары сала ала икән, димәк, бала үз телен шулкадәр ярата, аны саклый дигән сүз”.

Дизайнерның RUSTAM ISKHAKOV маркалы киемнәре Татарстанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә хатын-кызлар арасында зур популярлык казанган. Һәр клиент белән якыннан аралашырга омтылган Рөстәм әфәнде татар телен яхшы белүе өчен әби белән бабасына рәхмәтле. Тел өйрәнергә кешенең үз теләге дә булырга тиеш, ди ул. Рус дуслары арасында да тырышып-тырышып татар телен өйрәнүчеләр бар икән.
 
“Татарча сөйләшергә бик яратам, бу сыйфатым Ходайдандыр.  Казахстанда тусам да, Чаллыда мәктәп тәмамласам да, чыгышым - Кукмарадан, үземне Түбән Өскебаш авылы егете дип саныйм. Биредә печән чорын да татыганым бар, көтү дә көттем. Минем кулларым да дизайнер кулларына охшамаган. Авылдан кемдер шәһәргә китеп татарчасын онытса, минем өчен бу сәер иде. Ничек инде үз телеңне онытырга мөмкин?! Ул бит инде канга сеңгән, күзәнәкләреңдә утыра, беркая китми. Кайбер бәндәләрнең вата-җимерә татарча сөйләшә башлавын артистлану, кылану дип кабул итәм. Тел дигән нәрсә - бик сәер күренеш, татарча сөйләшә башласам, кайчак кисәк кенә үз гомеремдә кулланмаган әллә нинди матур сүзләр килеп чыга - минем лексиконда шундый матур сүзләр бар микәнни, дип үзем дә аптырап калам. Кеше җаны бер генә тапкыр яшәми, ә күп гомерләр кичә, диләр бит. Мөгаен, элеккеге берәр тормышымда мин татар теле белгече булганмындыр ахрысы. Авылга кайткан вакытта күрше әбиләре белән сөйләшү дә күңелгә тынычлык бирә, ничектер үзеңә ышаныч арта”.