Фәнис Җиһаншин: Ана телегезне онытмагыз һәм аны үстерегез!

Театр артисты "Безнең фикер" яшьләр дискуссия клубында чыгыш ясады.

(26 октябрь, Казан, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). "Сәләт" йортында узган “Безнең фикер” дискуссия яшьләр клубы проектының чираттагы утырышында Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин сөйләм теле осталыгына өйрәтте. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Фәнис Җиһаншин ике көн рәттән репетициядә булып, өстәвенә спектакльләр куеп, төннәрен йокларга өлгермәвен әйтте. Әмма ул 20 катнашучыны (укучылар һәм студентлар) сөйләм теле осталыгына өйрәтте һәм файдалы күнегүләр ясатты. Катнашучылар бигрәк тә дикция, имровизация һәм хәтердә яхшы калдыру күнекмәләрен тырышып башкардылар һәм тизәйткечләр кабатладылар. Күнекмәләр татар телендә алып барылды. Русча сүз кыстырган катнашучыны Фәнис Җиһаншин гел кисәтеп торды.

Бүген уздырылган чара турында үзенең фикерен дә җиткерде: “Сәләт” минем өчен мәдәният уртасында утыра. Монда шөгыльләнә торган яшьләр, балалар – алар барысы да безнең милләтебез киләчәге. Минем аларга бер генә теләгем – ана телегезне онытмагыз һәм инде киләчәк буынга үзегезнең белемнәрегезне сеңдереп калыгыз. Сез – милләтебезгә мәхәббәт уятучы, мин хөрмәт иткән бердән-бер буын. Шуңа күрә үзебезнең дәүләт телебез сагында булуыгызны телим. Бүген яшьләрнең кызыксынуы, биремнәрне үтәргә тырышулары ошады. Алар минем өчен мәгълүмат чыганагы. “Безнең фикер” клубында очрашу менә шуның белән истә калачак та".

Чарада актив катнашкан Нәркизә Сәләхова үзенең хисләре белән уртаклашты: "Минем дикция белән проблемаларым бар һәм мин кешеләр каршында чыгыш ясарга кыенсына идем. Бүген мин үземә күп яңалыклар алдым һәм файдалы күнегүләр таптым. Ә Фәнис Җиһаншин миңа бик ошады. Ул шундый эмоциональ һәм профессиональ шәхес. Аның күп әйбер белүе, үзенең көче белән югары үргә менүе мине сокландырды".

Чарага “Сәләт” проекты җитәкчесе – Әдип Әлмир дә килгән иде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләү белән беррәттән “Безнең фикер” һәм “Сәләт” проектлары турында сөйләде.