Суфиян Поварисов – Башкортстанның халык язучысы

Башкортстандагы танылган татар әдибе, профессор, филология фәннәре докторы Суфиян Поварисов “Башкортстанның халык язучысы” дигән мактаулы исемгә лаек

(Уфа, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар әдибе, профессор, филология фәннәре докторы Суфиян Поварисов “Башкортстанның халык язучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шушы хакта республика президенты Рөстәм Хәмитовның фәрманы дөнья күрде.
Суфиян Поварисов – Уфадагы иң өлкән татар язучыларының берсе. 88нче яше белән барган аксакал бүген дә сафта. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә 1960 елда ук эшкә керешкән ил агасы әле дә мөгаллимлек эшен ташламый. Озын гомер юлында күпне кичерергә туры килә аңа. Илеш районының Тыпый авылында туып үскән егеткә дәһшәтле сугыш юлларын үтеп, җиңүне Германиянең үзендә үк каршы алу насыйп була. Сугыштан соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Аннан Уфага кайтып “Кызыл таң” гәзитендә эшли башлый ул. Бераздан мөгаллимлек һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. Татар талипларына 50 ел буе белем бирә, әллә күпме фән кандидатлары әзерли Суфиян Поварисов.
Төп эшеннән буш вакытларында әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба күпкырлы талант иясе. Соңгы елларда дистәгә якын роман, повестьлар язды ул. Ә Галимҗан Ибраһимов турында трилогиясе татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителде. Әле “Башкортстанның халык язучысы” исеме бирелү алдагы иҗатка илһам өсти, дип әйтә Суфиян ага.
Тугызынчы дистәсен ваклап килсә дә, Суфиян Поварисов һаман да теремек һәм егетләрчә төз буй-сынлы. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итү өстенә, төрле матбугат басмаларында үткер публицистик язмалары белән дә еш чыгыш ясый әдәбият аксакалы. Шул ук вакытта нәфис әдәбият сөючеләр белән очрашуларда да катнаша, Язучылар берлеге җыелышларында яшь иҗатчыларга эшлекле киңәшләре белән дә ярдәм итә.