Халкыбызның мәшһүрләре Габдулла Тукай һәм Шаһсәнәм Әсфәндиярова истәлекләре яд ителә

Чаралар иртәгәгә билгеләнгән

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 27 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстанның халык, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты һәм педагог, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шаһсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) истәлегенә Казанның Зур Кызыл урамындагы 54 нче йорт диварында мемориаль такта ачылу тантанасы башлана.

Аннары милләтебезнең бөек улы – татар халык шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) яңартылган каберташын ачу чарасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.

Шушы вакыйгаларны яктыртырга тиешле ММЧ журналистларын автобуслар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында 9.30 сәгатькә кадәр көтеп торачак, дип “Татар-информ” агентлыгы аша хәбәр итә әлеге театрның матбугат хезмәте.