news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама үзәк мәчетендә татар теле курслары башлана

Ир-атлар өчен дәресләр 1 октябрь 18:00 сәгатьтә, ә хатын-кызлар өчен 2 октябрь 18:00 сәгатьтә башлана.

Түбән Кама үзәк мәчетендә татар теле курслары башлана
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк мәчетендә кабаттан татар теле курслары башлана. Курслар өчен мәчеттә аерым бүлмә бүлеп бирелгән, аның стеналарын рәссам Эльмира Хаҗиева матур төсләрдә бизәгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ир-атларны 13нче гимназиядә директор урынбасары булып эшләүче Илһам Ишмөхәммәтов, хатын-кызларны 21нче мәктәп директоры урынбасары Зәйнәп Хәсәншина укытачак. Ир-атлар өчен дәресләр 1 октябрь 18:00 сәгатьтә, ә хатын-кызлар өчен 2 октябрь 18:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100