news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровградта яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22нче татар мәктәбендә укучылар һәм укытучылар бергәләп татар телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр.

(Казан, 26 сентябрь, «татар-информ»). Димитровград татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22нче татар мәктәбендә укучылар һәм укытучылар бергәләп татар телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Диктант язучылар арасында Димитровградның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәнис Җаббаров һәм мәктәп директоры Мөнирә Джумаева да бар иде, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100