Милләттәшебез бәллүр калфак иясе

Милләттәшебез бәллүр калфак иясе

(Төмән, 27 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе гадәттән тыш хәлләр (МЧС) идарәсе тарафыннан август аенда үткәрелгән «Мисс - МЧС» бәйгесендә җиңеп чыккан татар кызы Миләүшә Ибраһимова Сарытау шәһәрендә үткәрелгән шундый ук төбәк бәйгесендә җиңеп кайтты. Ул «Мисс-МЧС» титулына лаек булып кына калмаган, тамашачылар симпатиясен дә яулап алган. Төмән кызы Миләүшә шушы ике ай арасында ике бәллүр калфакка, бриллиант алкаларга, иң соңгы модельле компьютерга, музыка үзәгенә һ.б. бүләкләргә лаек булды. Инде ул быелның декабрь аенда Сергей Шойгу җитәкчелегендә оештыралачак Россия күләмендәге МЧС чибәрләре бәйгесендә катнашырга җыена.

Елмаюдан балкып торган йөзле, сылу гәүдәле Миләүшәгә бу бәйгеләрдә акыл җитезлеге һәм уңганлык ягыннан да тиңнәр булмаган. Бу аның беренче җиңүләре генә түгел, 4 ел элек Төмән шәһәрендә үткәрелгән төбәк чибәр төрки кызлары бәйгесендә дә ул җиңеп чыккан иде.

Миләүшә әтисе белән әнисе һөнәрен сайлады. Әтисе Әкрам Галимҗан улы Ибраһимов – МЧС полковнигы, ул Тубыл районының Күкрәнде авылында туып-үскән, Казан химия-технология институтында белем алган, хәзерге вакытта Төмән өлкәсенең Гадәттән тыш эшләр идарәсендә кадрлар бүлеген җитәкли, ә әнисе – Әлмәт кызы Мөнирә - Әкрам белән бергә Казан химия-технология институтын тәмамлаган, шушы ук системада капитан дәрәҗәсендә хезмәт итә. Миләүшә дә шунда ук лейтенант, Төмән дәүләт университетының психология факультетын тәмамлап, МЧС уку үзәгендә хезмәткәрләрнең күңелен, җанын дәвалау белән шөгыльләнә.

Миләүшә тыйнак, сөйкемле, уңган, җитез һәм милли җанлы кыз. Миләүшәнең уңышлары һәм бәйгеләрдә яулап алган җиңүләре әти-әнисе өчен дә, якташларыбыз өчен дә горурлык булып тора.