Екатеринбургта татар теле курслары башлана

Дәресләргә сентябрь аеннан йөрергә мөмкин булачак.
(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Екатеринбургта татар теле курслары яңартыла. Бу хакта Екатеринбургның татарлар якташлык җәмгыяте хәбәр итә.  Курслар сентябрь аеннан эшли башлаячак. Барлыгы ике төркем тупланыр дип планлаштырыла. Дәресләргә телне өйрәнә генә башлаучылар да, белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр дә йөри алачак, диелә хәбәрдә.