Павлодар Сабан туенда баянчылар ярышачак

Шулай ук бәйрәмдә милли уеннар, татарча көрәш тә булачак.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 29 июнь көнне Павлодар Сабан туенда баянчылар ярышы булачак. Бу хакта җирле татарларның һәм башкортларның мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Бәйрәмдә Татарстан артистлары чыгышлары, милли уеннар һәм көрәш, балалар өчен мәйданчыклар эшләячәк. Шулай ук татар милли ризыкларыннан авыз итәргә дә мөмкин, диелә хәбәрдә.