Әстерхан татарлары шагыйрьнең 135 еллыгы уңаеннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерә

Габдулла Тукайга һәйкәл Әстерхан шәһәрендә 2013 елның 27 маенда ачылган иде.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан җир шарының төрле почмакларында төрле чаралар оештырыла.

Әстерхан татарлары да читтә калмады. Иртәдән үк алар Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Биредәге «Дуслык» татар оешмасы тырышлыгы белән булдырылган сквер милләттәшләребезне бәйрәм уңаеннан кабат очраштырды.

  • Габдулла Тукайга һәйкәл Әстерхан шәһәрендә 2013 елның 27 маенда ачылган иде.