Чаллыдагы Шигырь бәйрәме башкарма комитет җитәкчесе урынбасары җитәкчелегендә узды

«Каләмдәшебез, иҗатташыбыз Факил Сафинга Тукай премиясе бирелүе өчен чын күңелдән сөенәбез», — диде Чаллы язучылары.

(Чаллы, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина) Бүген Чаллыда Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды. Бәйрәм чарасына татар зыялылары җыелды. Шәһәр хакимиятеннән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов килде.

Бәйрәмдә шагыйрьнең иҗатына багышланган интерактив мәйданчык, китаплар күргәзмәсе оештырылды. Килгән халыкны Тукайның төрле персонажлары образында Балалар театр сәнгате мәктәбе укучылары сәламләде.  

Бәйрәмнең төп өлеше Чаллы драма театры артистларының театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Шагыйрь үзенең дуслары белән мәйданга җигүле атка утырып килде.  

Рамил Хәлимов шәһәр язучыларына һәм татар теле укытучыларына рәхмәт белдерде. «Нинди генә кыенлыклар булмасын, сез татар телен саклауда әйдәп баручылар. Татар теленең киләчәге бармы дип сорасалар, безнең җавап шундый булыр: безнең бөек Тукаебыз бар, аның әсәрләрен өйрәтергә укытучыларыбыз бар, аның шигырьләрен өйрәнергә укучыларыбыз бар. Димәк, татар теле яшәячәк», — диде ул. 

Рамил Хәлимов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә үткәрелгән шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. 

Сәхнәгә Чаллы язучылары чакырылды. Алар арасында Зөләйха Минһаҗева, Әнвәр Шәрипов, Зимфира Исламова, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр, Лилия Фәттахова, Булат Сәлаховлар бар иде. Алар үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыды. 

Зөләйха Минһаҗева барлык Чаллы иҗатчылары исеменнән халыкны шигърият һәм туган тел бәйрәме белән тәбрикләде. «Бүген Чаллы язучылары өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки безнең каләмдәшебез, иҗатташыбыз Факил Сафинга Тукай премиясе бирелде. Без аның өчен чын күңелдән сөенәбез», — диде ул. 

«Безнең теләгебез шул, балалар телләрен онытмасыннар иде. Татарча сөйләшергә, укырга, аралашырга мөмкинчелекләре булсын иде», — дип Айрат Суфиянов та теләкләрен җиткерде. 

Чарада «Эврика» мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясады. 

Бәйрәмне «Чишмә» халыклар дуслыгы йортының якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар башкорт, удмурт, немец, чуаш телләрендә Тукай шигырьләрен сөйләп дәвам итте. 

Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һәм күмәк «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.