Татарстан җитәкчеләре Г.Тукайның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны зурлап билгеләп үтәләр. Көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны зурлап билгеләп үтәләр. Көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза.
Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күп санлы кунаклар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә бүген татар халкы һәм Татарстан өчен генә түгел, бөтен җәмәгатьчелек өчен зур бәйрәм булуын билгеләп үтте. Мәскәүдә кичке сәгать дүрттә татарның милли шагыйре, фикер иясе Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуы турында хәбәр итте.
“Анда меңләгән кеше бу һәйкәлгә чәчәкләр китерергә, шулай итеп, халкыбызның күренекле улына хөрмәт күрсәтергә тели. Бу беренче һәйкәл түгел. Күптән түгел без Тукайга һәйкәлне Санкт-Петербургта ачтык. Республикада да һәйкәлләр күп. Без моның белән шагыйрьнең бөеклеген күрсәтергә телибез”, - диде спикер.
Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Г.Тукай шул вакытта - егерменче гасыр башында ук - Россия җирендә гасырлар дәвамында яшәүче татар, рус һәм башка халыкларның бердәмлеге, тынычлык турында сүз алып барган.
“Мин һәйкәл куелуны Мәскәү җитәкчелегенең мактауга лаек адымы дип саныйм. Алар, безнең тәкъдимне хуплап, бу турыда махсус карар кабул итте, һәйкәл өчен урын билгеләде. Без матди яктан ярдәм иттек. Һәйкәлнең авторы - рәссам, монументалист Салават Щербаков та бәйрәм чараларында катнашачак. Бу һәйкәл матур булыр һәм, татарларның гына түгел, бөтен шигърият сөючеләрнең яраткан урынына әйләнер дип уйлыйм”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәүдәге һәйкәлнең Тукайның исемен танытуга, дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итәчәген белдереп.