news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урмай авылындагы урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү тоткарлануның сәбәбе билгеле

Чувашиянең «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә һәм Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү ниятләнә.

Урмай авылындагы урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү тоткарлануның сәбәбе билгеле
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашиянең Урмай авылындагы урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү тоткарлануның сәбәбен атады.

«Комсомол районында урамнарга, коллективларга атама бирүче Комиссия булмаган. Администрация әлеге Комиссиянең нигезләмәсен төзеде. Аны Комсомол районы депутатлары расларга тиеш. Аларның җыелышын көтәбез. Раслагач, Урмай авылындагы урамга, „Мишәр“ ансамбленә һәм сәнгать мәктәбенә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирелергә тиеш. Комиссиянең беренче эше шушы була», — диде ул.

Чувашия татарлары автономиясе җитәкчесе сүзләренчә, Комсомол районы депутатлары җыелышы агымдагы елның февраль аенда үтәргә тиеш булган.

«Депутатлар җыелышы февральдә булырга тиеш иде. Хәзер мартта буладыр», — диде Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның туган авылында аның исемендәге урам барлыкка киләчәге турында узган елның декабрь аенда Фәрит Гыйбатдиновка мемориаль такта ачу тантанасында Урмай авылы җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин әйтте.

Чувашиянең Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү ниятләнә. Анда ул 1988-2020 елларда директор булып эшләде. Урмай авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Зыятдинова «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим иткән иде.

Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның июль аенда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100